Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корноухово халкын татарча диктант янә берләштерде

Бүлмәгә килеп керүгә үк, миллилек күзгә ташлана: елмаеп, татарча матур итеп исәнләшкән апаларның, килешле итеп, баш очларына кырын салган калфаклары күзләрне иркәли,   бүлмәдәге түр өстәлгә менеп “кунаклаган” чәк – чәк, кош теле кебек милли ризыкларның исе борынны кытыклый, күңел эчтән тантана итә...

Әлеге җанны эретерлек матурлыкны күреп, “Бәйрәм бүген, бәйрәм!” – дип җыр сузасы килә.

    Тик, җыр сузарга дип түгел, һәр елдагыча татарча диктант язарга килгәнеңне аңлап, чак тыелып каласың. Бөтендөнья күләмдә уздырылучы “Татарча диктант” белем тикшерү акциясенә бик теләп, яратып, чын күңелемнән киләм мин. Ел саен зарыгып көтеп алам дисәм дә һич тә арттыру булмас. Быел да Корноухово мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Бәдретдинова үзенә дәште безне.

Олы һәм Кече Әшнәк авылыннан да диктант язарга килгәннәр быел. Урыс телле авылдашларыбызның диктантка бирелгән вакытның башыннан ахырына кадәр утыруын мин татар теленә булган хөрмәте вә игътибары дип кабул иттем мин.

    Алай гына да түгел, 3 текст, 30 ил, 60 төбәк, Татарстанның барлык районнары һәм 100 000 нән артык катнашучы - барысы да туган телебезгә күрсәткән хөрмәт һәм мәхәббәт!Горурланырлык та бит!

    Диктантның уңай нәтиҗәле булуы язучыдан гына түгел, текстны укучыдан да тора! Менә Гүзәлия Нургали кызы салмак кына Ибраһим Газиның “Сыерчыклар” әсәреннән өзекне укый...  

Текстның һәрбер җөмләсе күз алдына аерым бер картина булып килеп баса. Зәңгәр каләм ап – ак кәгазь битенә сугыш елларын тасвирланган юлларны сырлый... Рәхәт халәт!

      Диктант тәмалангач та, таралышырга ашыкмадык әле без. Татарның  милли ризыгы булган чәк – чәк, кош теленнән авыз итеп, хис – кичерешләр белән уртаклаштык, истәлеккә фотога төштек. Ә хисләр казаны һәркемнең үзенчә кайный! Олы Әшнәк авылыннан махсус диктант язу максаты белән килгән 64 яшьлек Гөлфия Мөхәммәтшина: “Рәхәтләнеп, күңел биреп яздым!” – дип, фикерләре белән уртаклаша әнә.

       Үземнең дә шулай! Мәктәп елларын искә төшереп, кайбер сүзләрнең дөрес язылышында икеле – микеле уйларга бирелеп, тырышып, күңел биреп яздым. Бишле билгесенә!

       Һәм, Ибраһим Гази кебек классик язучыларыбызның әсәрләрен тагын бер кат барлап, укып чыгарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Олпат әдипләребезнең иҗатына игътибар зур, укучылары күп булганда гына алар яшәячәк, татар теленең дәрәҗәсе үсәчәк, “Татарча диктант” кебек Дөньякүләм акцияләрнең дә гомере озын булачак, миңа калса.

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Cибгатуллин исемендәге премия лауреаты

ТР ның журналистлар берлеге әгъзасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса