Көненә күпме шоколад ашарга ярый?
Сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре баш миен эшләтү, кан басымын көйләү, йөрәк-кан тамырлары авыруларны булдырмас өчен көненә 25 грамм шоколад ашарга куша.
Артыгы ярамый! Иң файдалы шоколад составында какао 70 проценттан да ким булмаганы. Ә шикәр 25 проценттан артык булмаска тиеш икән. Шулай ук белгечләр шоколадның чикләвекләр кушылганын ашарга куша. Шоколадны көннең беренче яртысында ашарга тырышыгыз.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/knen-kpme-shokolad-asharga-yaryy1254
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа