Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күки авылы мәдәният йорты кунаклар җыйды

Күптән түгел генә без-өлкәннәр Күки авылы мәдәният йортына кунакка җыелдык. Биредә бик матур, чиста, ялт итеп тора.

 Аш-су өстәлләре ризык белән тулган. Анда эшләүчеләр  безне якты йөз белән каршы алдылар, бәйрәм белән котладылар. Авылыбыз үзешчәннәре җырлар башкарды, шигырьләр сөйләделәр, мөнәҗәтләр әйттеләр. Мәктәп укучылары скетчлар куйды. Өлкәннәр дә катнаштылар. 88 яшьлек Хөсәен бабай да гармунда уйнап җырлады. Менә шулай без бергә күрешеп, сөйләшеп вакытны күңелле үткәрдек. Бәйрәм оештыручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Наилә Кыямова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X