Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күке-ана баласын 5 көнгә утсыз һәм ризыксыз бикләп калдырган

Мәскәүдә бер баланы утсыз һәм ризыксыз 5 көнгә фатирда ялгызын калдырганнар.

 Ана кеше малайны бикләп киткән һәм гаип булган. Бер кап дөге ярмасы белән генә калган 4 сыйныф укучысы тәрәзәдән кычкыра башлаган, ишеккә шакыган. Күршеләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын чакыртканнар һәм малайны фатирдан азат иткәннәр.

Тәүдә малаен ташлап билгесез тарафларга югалган ана кешенең кайда икәнлеге билгеле булмаган. Якынча фаразлар буенча, күке-ана беркайда эшләмәгән һәм наркотиклар кулланган.   Күршеләре сөйләвенчә, фатирда коточкыч антисанитария, тараканнар һәм чебеннәр бик күп. “5 көн буена анда бала ничек яшәгәндер.

Ашарга бер тәгам ризык юк иде анда. Кая карама – күгәрек”, – дип сөйләгән ул. Шулай ук күршеләренең ара-тирә малайны ашаткалаулары турында да билгеле.   Әйткәндәй, бер ел  элек опека органнары баланы әнисеннән алмакчы булганнар.   Соңрак хатынны үз кылыгының сәбәбен аңлаткан.  

Хатын сүзләренә караганда, аны танышының этен тышта йөртергә алып чыккан моментта тоткарлаганнар, соңгы берничә көнен ул танышында яшәгән.   Күке-ана чыннан да улын “берничә көнгә ризык” запасы белән өйдә бикләп калдыруын раслаган, әмма бу хәлнең тәүге тапкыр булуын әйткән. Шул 5  көн эчендә ул үзен начар хис иткән һәм өйгә кайтмаска карар иткән. Тоткарланган хатын баламны яратам һәм аннан баш тартырга җыенмыйм дигән. “Барысын да төзәтәсем килә. Миңа табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – дигән ул ахырда.   Әлеге вакытта малай дәваханәдә.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31192

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X