Кияү белән кәләш туй вакытында сугышкан
Алар бер-берсен ашатырга тиеш булган.
Непалда берсен-берсе беренче булып ашатырга теләгән кияү белән кәләш туйлары вакытында сугыша башлаган. Бу хакта NDTV хәбәр итә дип язалар.
Кыска видеода традицион туй күлмәкләренә киенгән кияү һәм кәләш мандапта (индуистлар туй үткәрә торган мәйданчык) утыра.
Берничә секундтан соң пар бер-берсен ашату ритуалын башлый, тик икесе дә берсен-берсе этәләр, төртешәләр. Видео азагында кияүнең ничек елмаюы күренә, кәләш аны беренче итеп ашатырга омтыла, ә тирә-юньдәгеләр парны аерырга тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа