Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кисельдән бик ансат әзерләнә торган торт РЕЦЕПТЫ

Бусагада кунаклар, ә сезнең табынга куярлык бер тәмле әйберегез дә юк идеме?

 Борчылмагыз, әлеге ансат ясала торган торт рецепты сезне "коткарачак".

Аның өчен кирәк:


 250 гр кисель, 3 йомырка, 2 кашыгы он, ярты чәй кашыгы сода, 1 чәй кашыгы уксус.

Йомырканы болгатып, аның өстенә кисельне (алдан ваклыйбыз) салып, яхшылап болгатабыз. Он салабыз һәм соданы уксус белән сүндереп әзер массага кушып яхшылап туглыйбыз. Камырны майланган табага салып, 200 градуста кыздырылган мичкә 12-15 минутка тыгабыз.

Алганнан сон урталай бүлеп,  уртасына һәм өстенә шикәр комы белән каймак кушып әзерләнгән массаны ягабыз .Өстен катырылган җиләк-җимешләр белән бизәргә була.

 

фото һәм чыганак http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kiseldn-bik-ansat-zerln-torgan-tort-retsepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса