Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Килде ул көн горур күкрәкләрдә, орден-медальләрне чыңлатып

 Балык Бистәсе районында Бөек Җиңүнең 76 еллыгы бәйрәме матур итеп бизәлгән үзәк мәйданда узды.

Бөек Ватан сугышы турында җырлар яңгырый.  Бәйрәм “Бөек Җиңүгә Дан!” исемле театральләштерелгән тамаша белән башланды.

...Җир тыныч йоклый. Балалар, көне буе эшләп арыган өлкәннәр ял итә. Бары елгадан су агуы, агач яфраклары шаулавы гына ишетелә. Һәм бу төнге тынычлыкны мәктәп вальсы тавышлары гына боза. Бу чыгарылыш сыйныф укучыларының саубуллашу кичәсе. «Игътибар. 1941 елның 21 июнен истә калдырыгыз". Сугыш башлануы турында коточкыч хәбәр. Әйе, сугыш аларның бөтен хыялларын җимерде.  Сугыш бара, сугыш!..

Ир-атлар фронтка Ватанны сакларга китә, ә хатын-кызлар тылда кала. Парадта катнашучыларның барысы да дөньяны ничек саклап калуларын, тылда хезмәт итүләрен күрсәтә: станок янында басып торуларын, окоп казуларын, сөрүләрен, чәчүләрен, ялларын онытып, балалар үстерүләрен тасвирлый. Алар ирләренең сугыштан кайтуын, ә балалар әтиләрен көтәләр.  Хат ташучы аларга фронттан хәбәр алып килер, дип өметләнәләр… Һәм менә көтеп алынган җиңү.  Әлеге вакыйгага быел 76 ел.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырый. Сүзне Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов алды.

- Хөрмәтле фронт һәм тыл ветераннары, балыкбистәлеләр! Бу бәйрәм көнендә иң җылы котлауларыбызны һәм рәхмәт сүзләрен без барыннан да элек фронтовик ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, Ленинград блокадасында булучыларга, балачаклары сугыш белән тәмамланган һәм дошман әсирлегендә үткән кешеләргә, шулай ук үз җилкәләрендә сугыш авырлыкларын кичергән барлык кешеләргә юллыйбыз. Җиңү көне - яшьләрне тәрбияләү, буыннар арасында элемтәне саклау өчен көчле стимул. Безнең һәркайсыбыз үз йөрәгендә солдатларга, офицерларга, тыл хезмәтчәннәренә, бу җиңүне якынайтуда ярдәм иткән һәркемгә тирән рәхмәтен саклый. Без аларның батырлыкларын беркайчан да онытмабыз, - диде ул котлау чыгышында.

Фронтовикларга һәм тыл ветераннарына хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән район башлыгы исеменнән чәчәкләр бүләк ителде. Балыкбистәлеләрне котларга Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов килде. Ул Татарстан Республикасы Президентының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.

- Сезне Җиңү көне белән котлыйм. Ул һәр гаилә, күпмилләтле илебез өчен иң кадерле бәйрәм. Милли горурлык  хисләре кичергән һәм мәңге сүнмәс хәтер бәйрәме. Без сугыштан кайтмаганнар, безнең арадан киткән ветераннарның якты истәлеге алдында баш иябез. Рәхмәтебез чиксез,-диде Балык Бистәсе районы хәрби комиссары Фәрит Ваһапов.

Тыл ветераны Зәки Вәлиуллин барысына да тыныч күк йөзе, иминлек һәм сугыш дәһшәтләрен беркайчан да белмәүләрен теләде. Яшь балыкбистәлеләр исеменнән Эдвард Галямов чыгыш ясады. «Без - үз Ватаныбызның булачак сакчылары, тынычлык өчен җаваплылык безнең иңнәрдә, без буыннан-буынга Бөек Ватан сугышы турында белемнәребезне тапшырачакбыз, - дип вәгъдә итте ул.

 

Сергей Фалин һәм Сергей Шелков башкаруындагы «Журавли» җыры астында балалар күккә җиңү өчен рәхмәт символы булган ак төстәге һава шарларын очырдылар. Бу бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле булды. Балыкбистәлеләр сугышта һәлак булган һәм безнең арадан киткән ветераннарны  бер минут тынлык белән искә алдылар.

Митингтан соң Җиңү парады башланды. Район хәрби комиссары парадта катнашучыларны сәламләде һәм район башлыгына аларның парадка әзерлеге турында хәбәр итте. Трибуна каршында байракчылар, кадетлар, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, Балык Бистәсе беренче номерлы гимназия һәм Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәп укучылары, форпостчылар, барабанчылар узды.

Парадны бик матур итеп бизәлгән автоколонна тәмамлады. Аннан соң Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салдылар. Илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган геройларга мәңгелек дан!

 

Җиңү шатлыгы

җырларда яңгырады

Җиңү көне, аның бәйрәм рухы Балык Бистәсенең һәр урамына, мәйданчыкларга таралды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре узган елгы традицияне дәвам итеп хәрби машиналарда  балыкбистәлеләрне котларга чыктылар. Микрофон аша  бәйрәм тәбрикләүләре, сугыш җырлары яңгырады. 60 лет Октября урамының күпкатлы йортлары янындагы мәйданчыкта һәм Үзәк мәчет янындагы скверда тукталыш ясап җырчыларыбыз халыкка концерт программасы тәкъдим иттеләр. Һәркемгә таныш булган сугыш чоры җырларына тамашачылар үзләре дә кушылдылар. Халкыбыз җырлары электән җиңүгә рухландырган, тылдагыларга көч һәм ышаныч биргән, күңелдәге сагыну-сагышны тараткан. Утлы елларны искә төшереп, ул җиңүнең, тыныч күк йөзенең ни бәрабәренә яуланганын кабат искәртте кебек.

Башка еллардагыча быел да Җиңү көнендә хәрби-кыр кухнясы эшләде. Район агротехникумы пешекчеләре һәркемне тәмле солдат боткасы, кайнар чәй  белән сыйладылар.

-Безнең бүгенге җиңү шатлыгын митингка чыга алмаган өлкәннәребез белән уртаклашасыбыз килде. Шул максаттан урамнарга чыктык. Котлауларыбызны шигъри юллар белән, җырларыбызда җиткерәсебез килде. Бу – безнең уртак бәйрәмебез. Бөек Җиңү көненең әһәмияте беркайчан кимемәс. Ил хәтерендә, халык хәтерендә ул мәңге яшәр, - диде район  мәдәният йорты директоры Лилия Мәгыйзова.

Бик күпләр рәхмәтле калды алар  чыгышыннан. Өлкәннәр сиздерми генә күз яшьләрен сөртсә, яшьләр кул болгап сәламләделәр. Ә җыр кайтавазлар булып тирә-юньгә сибелде:

“...Күңелдә һаман яшь, гел бала -

Кайтмаган солдатлар, солдатлар”.

 

Чулман яры

бәйрәмнән гөрләде

Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм концерты Чулман елгасы буенда дәвам итте. Халык шактый җыелган иде, олысы-кечесе тамашаны игътибар  белән күзәтте. Район һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр, “Калинушка” халык ветераннар хоры, гармунчылар ансамбле, “Россияночка” халык вокаль ансамбле, “Яз” ансамбле, “Камские зори” халык вокаль ансамбле,  “Рапсодия”, “Камские звездочки” бию коллективлары җыр-биюләр, театральләшкән тамаша әзерләгәннәр.

Җиңү тантанасын район башлыгы Илдар Таҗетдинов котлау сүзе белән ачып җибәрде. 9 май көнне гаилә тормышы башлаган һәм бүгенге көндә 45 ел парлы гомер кичергән - Күки авылыннан Кәүсәрия һәм Җәүдәт Гариповлар,  Балык Бистәсеннән Рәмзия һәм Нуретдин  Җамалиевлар гаиләләрен  сәхнәгә чакырып бүләк тапшырдылар. Шулай ук бу көнне беренче туган көнен билгеләп үтүче Балык Бистәсеннән Рәсүл Хәбибуллинны да котлап уздылар.  Ул Римма һәм Рөстәм Хәбибуллиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән.

Бүләкләү тантанасыннан соң бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте.  Районыбыз үзешчәннәре чыгышы белән бергә тамашачы танылган җырчыбыз, якташыбыз Гүзәл Җәләлова җырларын яратып  кабул итте.

Сәхнә янәшәсендә балалар иҗат үзәге, район үзәк китапханәсе, район “Туган якны өйрәнү” музее, Котлы Бөкәш, Корноухово, Трой-Урай, Балыклы Чүкәй мәктәпләре әзерләгән мәйданчыклардан халык өзелеп тормады. Биредә шулай ук фотога төшү зоналары да оештырылган. Район Агротехник техникумы солдат боткасы белән сыйлады. Палатка тирәли сәүдә нокталары урнаштырылган,  балаларга уйнау өчен батут бар иде.

Бәйрәм ахырында салют бирелде.

                               

Онытмыйбыз,

 хөрмәтлибез

Олы Әшнәк авылында узган Җиңү бәйрәме башка еллардагыдан үзгә түгел иде дисәк, хаталанырбыз. Яу кырында кайтмый калганнар истәлегенә куелган һәйкәл-обелиск төзекләндерелеп, янәшәсенә агач үсентеләре утыртылган. Бар да матур, бар да яңача. Әмма шушы матурлыкны күрергә фронтовиклар гына юк. Тыл хезмәтчәннәренең сафы да, ни кызганыч, елдан-ел кими. Бу турыда авыл җирлеге башлыгы Резидә Хөснетдинова ачынып сөйләде.

- 2010 елда мин эшли башлаганда авыл җирлегендә 110 тыл хезмәтчәне исәпләнә иде. Быел нибары 18 тыл ветеранын бәйрәм тантанасына дәшә алдык. Югыйсә сугыш һәм тыл ветераннарының фидакарь хезмәте белән ирешелгән тыныч, матур тормыш бит бу, - диде ул.

Бәйрәм тантанасына район җитәкчелеге вәкилләре – “Авыл офыклары” район газетасы баш мөхәррире Луиза Ананьева һәм Балык Бистәсенең АТП җәмгыяте директоры Илфат Хөснетдинов та килгәннәр иде.

Мәктәп укучылары  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне матур җырлар, шигырьләр белән тулыландырдылар. Якташлары Габдулла Шиһапов язган шигырь юллары да  Җиңү көнендә урынлы яңгырады.

Кочаклашып, кул бирешеп,

Очраша ветераннар.

Бүгенге зур тантанада,

Иң олы кунак алар.

Йолдызлы һәйкәл янына,

Каһарманнар җыелган.

Әйтерсең лә алар бүген,

Кайтканнар яу кырыннан.

Май кояшы нурларында,

Ялтырый орденнары.

Онытмыйбыз, хөрмәтлибез,

Тылдагы геройларны.

 

Гөлназ Зарипова

Фәрвәз Каюмова

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса