Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кичәге фаҗигадә һәлак булучылар арасында Иске Арыш кызы да бар

11 май көнне Казан шәһәренең 175 нче мәктәбендә булган фаҗига бөтен ил халкын тетрәндерде.

Тыныч тормышта кайгы-хәсрәт булып күз яшьләре түгелде.
Атыш нәтиҗәсендә һәлак булучылар арасында районыбызның Иске Арыш авылы кызы Алисә  Гарифуллина да бар. Бүген, 12 май көнне, аны әти-әнисенең туган ягына – Иске Арыш авылы зиратына алып кайтып җирләделәр.

8 нче сыйныф укучысы Алисәгә нибары 15 яшь. Әти-әнисенең бердәнбер баласы ул. Күптән түгел, 5 мартта ул үзенең туган көнен билгеләп үткән. Сөйкемле, акыллы кыз һәрчак күз уңында булган, уку алдынгысы, бик күп түгәрәкләргә йөргән. Бу минутларда әтисе Равил, әнисе Әнисә ханымның хәсрәтен берничек аңлатып, юатып та булмый. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен...

Кайгыгызны уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса