Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәзерге буын хезмәткә һәм оборонага әзерме?

Советлар Союзында балаларга, үсмерләргә физик тәрбия бирүдә, шулай ук өлкәннәрне дә сәламәт яшәү рәвешенә тартуда “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” физкультура-спорт комплексы зур роль уйнады. Һәр яңалык  онытылган искелек, дигәндәй, 2014 елда ГТО нормаларын  тапшыруны яңадан гамәлгә керттеләр.

Яңа уку елы башыннан районыбыз мәктәпләре укучылары һәм укытучылары Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыра башладылар. Нормативларны тапшыру Балык Бистәсе районы буенча ГТО координаторы Фидаил Фазлеев һәм  махсус әзерлекле өстәмә белем бирү педагоглары күзәтүе астында башкарыла. Укучыларның һәм укытучыларның “хезмәткә һәм оборонага әзерлек” дәрәҗәсен үзәктән ерак урнашкан, аз комплектлы мәктәпләрдән башлаганнар. Беренчеләрдән булып Күки, Ямаш, Балтач, Урахча мәктәпләре сынау узган. Үткән атнада Шомбыт, Биектауның балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләре, Котлы Бөкәш мәктәбе укучылар һәм укытучылар коллективлары ГТО нормативларын тапшырганнар.

Ямаш, Котлы Бөкәш мәктәпләре укучылары, укытучылары аеруча яхшы әзерлекле булуларын күрсәткәннәр. Бу гаҗәп тә түгел. Мәктәп директорлары Нәкыйф Сәлахиев, Алмаз Баһавиев үзләре үрнәк күрсәтәләр бит. Шул ук вакытта,  кайбер мәктәпләрдә аерым күнегүләрне ничек башкарырга кирәклеген дә белмәүче укучылар бар икән шул әле.

Бу җәһәттән, Фидаил Фазлеев физкультура укытучыларын ГТО нормаларын тапшыруга әзерлеккә җитдирәк карарга чакырды.

Илгиз Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X