Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди

2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.

 Бу саннар артында-тарих, бер буын язмышлары, күп кенә кызыклы, мөһим вакыйгалар.
 Күпләребез пионер балачагы, романтик комсомол яшьлеге булган чорның кызыклы вакыт булуы белән килешәдер.                                                                 Пионерга кабул иткәндә тантаналы ант бирүләр, күкрәкләрдә кызыл галстук җилфердәүе горурлык хисе уята.
Пионерлар оешмасының үз символлары һәм атрибутлары булды - галстук, пилотка, быргы, барабан, флаг - болар барысы да берләштерде һәм кабатланмас хисләр бирде. Пионерга кабул итү тантанасында барысы да парад киемнәрендә: башларында купшы ак бантлы кызлар ... Менә мәктәп дружинасы байрагын алып чыгалар, барабан тавышына быргы авазы кушыла. Син тантаналы вәгъдә бирәсең, өлкән укучылар галстук бәйли. Әлегә кадәр бу истәлекләр күңелдә сакланган. Ә пионер лагерьларында янган учаклар, бүген дә хәтердә булган гаҗәеп матур җырлар... 
Без тимурчылар, походлар, акцияләр, бәйрәмнәр белән яшәдек. Болар хәзер дә бар. Волонтерлык һәм ирекле хезмәт кую, төрле оешмалар - «Татарстан варислары берлеге», «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» пионериянең матур традицияләрен дәвам итүчеләрдән санала. Әмма XX гасырның 60-80 нче елларында барысы да аерым бер тату, бердәм иде кебек. Без «Яшь ленинчы»,  «Пионерская правда» газетасын, «Костер» һәм «Пионер» журналларын, «Пионерская зорька» радиотапшыруын  әле дә хәтерлибез.
Һәр кеше өчен балачак, яшьлек - тормышның иң яхшы еллары. Ул вакытта туңдырма да тәмлерәк булган, дискотекаларда музыка да күңеллерәк булган кебек. Шулай да 60-70нче еллар пионерлары, үзенчәлекле, якты киләчәккә ышаныч белән яшәүчеләр булган.
Звенолар, отрядлар, дружиналарда металл калдыклары һәм макулатура, көл җыю кебек бик күп төрле эшләр башкарылды. Башка отрядлардан яки звенолардан тизрәк башкарасы килү ярыш рухы тудырды. 
Төрле смотрларда һәм конкурсларда, учак янында, радиода яңгыраучы хор башкаруындагы пионер җырларына кушылып яхшы эшләр башкарырга: "4" һәм "5" билгеләренә генә укырга, укуда һәм хезмәттә үрнәк булырга, артта калган укучыларга ярдәм итәргә, кечкенәләрне якларга омтылдык. Җәй көне кагыйдә буларак, урман һәм елга янәшәсендә урнашкан пионер лагерьларында, мәктәп яны җәйге лагерьларында да вакытны кызыклы итеп үткәрдек, экскурсияләр, походларга йөрдек, сулар коендык.                                                                                                                  Без «коммунизмның якты киләчәге»нә ышандык һәм планетада иң искиткеч ил – Советлар Союзында яшәвебез белән горурландык. «Строй һәм җырлар смотры»нда, үзешчән сәнгатьтә катнаштык, стена газеталары, «сугышчан листовкалар» һәм «Молния» чыгардык, отряд почмакларын бизәдек, Беренче май демонстрацияләрендә, Җиңү парадлары колоннасында катнаштык, һәлак булганнар обелисклары янында почетлы каравылда тордык.
Минемчә, пионерлар оешмасы бик күп яхшы эшләр башкарды. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер мөстәкыйль, максатчан, тугры һәм ышанычлы иптәш булу,  шулай ук үз сүзләре һәм гамәлләре өчен җаваплы булу - пионер кагыйдәләре шуны таләп иткән.
Безнең балачак турында әлеге хикәяләр, «Пионер», «Пионер галстугы», «Пионер лагере»  кебек сүзләр еш яңгырый торган бәхетле тормыш мизгелләре һәм кызыклы эпизод а хатирәләр безнең балаларга һәм оныкларыбызга да барып җитәр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X