Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Хәтер шәме” мәңгелек!

22 июнь – үзенчәлекле көн, бу көнне без тынычлык һәм азатлык өчен һәлак булганнарны искә алабыз.

Һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган мемориаллар һәм һәйкәлләр янында күмәк рәвештә шәмнәр кабызылды. Акцияләрнең төп максаты – ватанпәрвәрлек, тарихи үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорларының фаҗигасен һәм каһарманлыкларын онытмау.

22 июнь – үзенчәлекле көн, бу көнне без тынычлык һәм азатлык өчен һәлак булганнарны искә алабыз. Беркем дә бу көнгә битараф түгел. Тыл хезмәтчәннәре, мәктәп укучылары, балыкбистәлеләр быел да “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә бердәм кушылдылар.

...Район Үзәк мәйданында урнаштырылган экраннан сугыш еллары кадрлары бер-бер артлы алышынып тора. “Камский звездочки” хореографик бию коллективының чыгышлары, җырлар, күккә ак шарлар очырту – барысы да патриотик рухта дәвам итте. Бер минут тынлык белән яу кырында ятып калган сугышчылар искә алынды.

–Еллар уза, буыннар алышына. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас, – диде район башлыгы Фирдания Әхмәтҗанова үзенең чыгышында.

Акциядә катнашучылар, бердәм рәвештә шәмнәр яндырдылар,  аны Хәтер мемориалында калдырдылар. 

Әйе, сугыш турында хәтер мәңгелек. “Беркем дә онытылмады, берни дә онытылмас” шигаре гасырлар буе дәвам итәр. “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе уңаеннан үткәрелгән әлеге чара да гадәти түгел иде, туган ил өчен канкойгыч сугышта шәһит киткәннәрне искә алуның патриотик хис тәрбияләүгә йогынтысы зур.

Йөрәкләргә әрнү салган сугыш елларыннан әле дә күңелләр сызлана, сыкрый. Үткәннәрдән хәтер яңара.

Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса