Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Мель.Починок авылында истәлекле стела ачылды

Авылның битараф булмаган кешеләре Андрей Кириллов һәм Наталья Зуева тырышлыгы белән иганәчеләр җәлеп ителгән һәм уртак көч белән әлеге матур һәйкәл төзелгән. Аның ачылышы ата-аналарны искә алу шимбәсендә - еракта яшәүчеләр авылга туганнары белән күрешергә, туганнары каберләрен карарга килгән көнне булды.

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Мель.Починок авылында истәлекле стела ачылды.

Чараны район мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлия Кадыйрова һәм Гөлия Каримуллина алып бардылар.

 -Бөек Ватан сугышында Мель.Починок авылында яшәүчеләр дә катнашты. Балык Бистәсе районының 10 Советлар Союзы Героеның берсе Селиверст Давыдов әлеге авылда туып-үскән. Бүген без Ватанны саклаучыларны искә алабыз, хөрмәтебезне белдерәбез. Безнең арада бүген дә чын геройлар яши. Мин бу һәйкәлне төзүне башлап җибәрүчеләр, финанс яктан ярдәм итүчеләр турында әйтәм, алар үрнәк булып тора, - дип рәхмәт белдерде аларга Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова. Балык Бистәсе районы хәрби комиссары Фәрит Ваһапов әйтүенчә, геройларның исемнәрен мәңгеләштерү эше дәвам итә.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Луиза Ананьева.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса