Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәния Фәрхинең әнисе: «Киявемнән уңдым, «Әни» дип кенә тора!»

Күптән түгел Габдәлхәй Биктаһиров социаль челтәрдә Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа белән төшкән фотосурәтен куйды.

Кияве әбисе янына кайтып йөри, мөнәсәбәтләре бик җылы. Фәния апа да элегрәк биргән интервьюларында Габделхәне һәрчак мактап сөйли иде.

«Хәнияне Габделхәй белән Чаллыда таныштыралар. Кияү ул торган фатирның күршесенә килеп йөргән була. Танышканнан соң күп вакыт та үтми, Хәния авылга кайтты. Безнең урман эчендә урнашкан Салаюа авылына гомер-гомергә юл булмады. Ә ул җәй бик яңгырлы иде. Бер күрүдән гашыйк булган Габделхәй кәләшен эзләп юлсыз авылга юл тоткан. Бүгенгедәй хәтерлим, киявебез машинасын тракторга өстерәтеп, капка төбенә килеп туктады...

Киявемнән уңдым. Бик шәп минем киявем! “Әни” дип кенә тора, кайтса, бер генә минут та тик тормый, бик уңган ул. Ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Кызганыч, хәзер авылыбыз бетте, район үзәгендә яшибез, әмма авылның киләчәген күрмәгән очракта да, ул иске йортка өстәп таш өй салып куйды. Оныгым Алия белән дә бер-берсен тиз арада якын иттеләр. Киявем бик тә бала җанлы. Аның өчен Алия белән Алсу арасында бернинди дә аерма юк. Киң күңелле, олы йөрәкле кеше ул!»

фото Шәһри Казан газетасы сайтыннан алынды.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/khniya-frkhine-nise-kiyavemnn-udym-ni-dip-ken-tora

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса