Хәлвә
Шундый тәмле, ә иң мөһиме бернинди "химиясез" хәлвә!
Кыздырылган, чистартылган көнбагышны блендерның "измельчитель" насадкасы белән әйбәтләп вакладым, ул бертөрле, майлырак массага әйләнә. Шуңа 150 г көнбагышка 1 аш кашыгы исәбеннән сыек бал куштым. Әзер массаны пластик контейнерга әйбәтләп тыгызлап салдым. Бераз суыткычта тоткач, хәлвә бик җайлы гына кубып төшәчәк.
Һичшиксез, ясап карагыз)
фото sroki.net
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа