Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатыны белән баласын коткарам дип үлгән

«Республикада кече судно катнашындагы авария фаҗигага китерде», – дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе.   

 Кичә Менделеевский районында Ык тамагы авылы янында Кама елгасында ярдан 300 метр ераклыкта йөзгән  көймә кисәк борылу нәтиҗәсендә  7 кеше суга егылып төшә. Шул исәптән, биш яшьлек бер кыз. Алардан 50 метр ераклыкта көймәдә йөзгән бер кеше ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетеп барып, фаҗигага тарыганнарны ярга алып чыга. Шулай да 33 яшьлек ир баласын һәм хатынын су өстендә тотып торган вакытта үзе күп су эчеп, тончыга. Ярда аңа беренче ярдәм күрсәтәләр, тик уңышсыз.

Ир үлә. Беренчел мәгълүматларга караганда, көймәгә утырган кешеләр коткару жилеткалары кимәгән булган. 
 

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/yanalyklar/khatyny-beln-balasyn-kotkaram-dip-ir-lgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса