Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыкны борчыган төп проблема – стресс

Белгечләр фикеренчә, илдә яшәүчеләрнең 70-80 процентында төрле дәрәҗәдәге психик тайпылышлар күзәтелә. Киләсе елга, мондый авырулар дөньядагы иң популяр биш авыру исемлегенә кермәгәе. Кешеләрдәге психик тотрыксызлык, бу өлкәдәге яңа алымнар, тернәкләнү ысуллары, заманча стратегияләр хакында “Корстон” күңел ачу үзәгендә узган “Психиатриягә кагылышлы актуаль сораулар” фәнни-гамәли конференциясендә сөйләштеләр.

Ике көн буе дәвам иткән чара Татарстан психиатрия хезмәтенең 150 еллыгына багышланган иде. Конференциядә Татарстаннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Россиянең башка төбәкләреннән дә 200дән артык психиатр табиблар, психотерапевтлар, медицина психологлары катнашты.
Хәзерге заманда психик яктан тулысынча төгәл булган кешене очратуы авыр, ди галимнәр. Сүз шизофрения белән авыручылар турында бармый. Стресслар, көчле эмоцияләр аркасында килеп чыккан психик тайпылышлар, күңел төшенкелегенә бирелү,  нерв системасы белән бәйле авырулар – барысы да кешене психик яктан тотрыксыз итә. Психотерапевт Гомәр Зыятдинов әйтүенчә, халыкның күбесе депрессиядән интегә. Шулай ук невротик авырулар,шәхес белән бәйле чирләр, гаилә проблемаларыннан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр күп. Кешеләрнең күбесе ачыктан ачык проблемасын әйтергә ояла, уңайсызлана, шуңа да шәхси клиникаларга аноним рәвештә мөрәҗәгать итүчеләр күп икән.

Күңел төшенкелеге элек электән бөтен дөньяда психология өлкәсендәге мөһим проблемаларның берсе. Гомәр Зыятдинов депрессияне авыру дип саный. Республика халкының яртысының бу чирдән интегүе дә борчуга сала. Болай дәвам итсә,  күңел төшенкелеге аркасында кешенең эшкә сәләте кимергә мөмкин.

Психология өлкәсендәге проблемаларга килгәндә, Гомәр Зыятдинов кадр составы белән бәйле проблемаларны да атады. Бүген бу өлкәдә эшләүче белгечләрнең аз булуына да борчыла ул. “Психиатрия хастаханәләре төзекләндерүгә мохтаҗ. Ремонт ясалган яңа бинада, табибларга да, пациентларга уңайлы шартлар тудырылыр иде. Ә гомумән алганда, табиблар җаваплылык тоеп, тырышып эшлиләр. Тәҗрибәләре җитәрлек, “–  дип саный психотерапевт.

Психик тайпылышларның күбесе бүгенге тормышның ыгы-зыгылы булуына бәйле дип аңлата белгечләр. Экология, вакытның тиз узуы, эшсезлек белән бәйле проблемалар, көндәлек мәшәкатьләр, гаджетлар – барысы да кешенең психологиясенә  тәэсир итә.

Дәүләт Думасы депутаты, табиб Борис Менделевич та элек ун ел дәвамында барган вакыйгалар хәзер өч ай эчендә күзәтелә. Тормыш агышы тизләнде, ди. Көндәлек тормышта гына түгел, фармтерапия өлкәсендә дә күзәтелә бу. Бер яктан сөендерә дә. Онкологиягә каршы дарулар уйлап табыла, психиатрия өлкәсендә дә яңа препаратлар җитәрлек.

Академик В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе Татарстанда иң борынгысы булып санала. Республиканың психиатрия хезмәтенә 1869 елның 1 июлендә Казан император университеты галиме А.У Фрезе нигез сала. 150 ел эчендә хастаханәгә төрлесен кичерергә туры килә, сугыш елларындагы авырлыклар, кышкы суыкларда ягулыксыз калу, авыр шартларда эшләү белән дә очрашырга туры килә. Ничек кенә булмасын, бүген Татарсан психиатрия хезмәте илкүләм стандартлар буенча эшләүче, алдынгыларның берсе. Татарстан психиартия хезмәтенең үткәне белән генә түгел, бүгенгесе белән дә горурланырлык, киләчәге дә якты булсын.

Альмир Абашев, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче урынбасары:
 – Татарстан психиатрия хезмәтенең 150 еллыгы безнең өчен бик мөһим түгәрәк дата. Кешегә критик сызыкка килеп җиткәч профессионал ярдәм күрсәтү мөһим. Психик авыруларны дәвалау гына түгел, кисәтү, кешегә авыр чакта ярдәм итү дә зур мәгънәгә ия. Ыгы-зыгылы тормышта яшибез, моннан ун ел үсмерләр нинди булса, бүген балалар бөтенләй башка. “Зәңгәр кит” башка шундый психологиягә тәэсир итә торган уеннар киң таралган.  Стресс – халыкны борчыган иң төп проблема. Психиатрия хезмәте бер урында тормый.  Бездә кризистан дәвалау үзәкләре, психология хезмәтләре эшчәнлегенең нәтиҗәсе бар. Белгечләр ярдәмендә суицид очраклары кими, гаилә проблемалары хәл ителә. Үсмерләр белән ныклы эш алып барыла. Психик авыруларны дәвалауга дәүләт тә зур ярдәм күрсәтә, бу өлкәдә барлык авыруларга да бушлай дәвалану мөмкинлеге каралган.

Стресска бирелмәс өчен психотерапевлардан 10 киңәш:
1. Эчке дөнья белән гармониядә яшәргә тырышыгыз.
2.  Хисләрегезне яшермәгез, ешрак елмаерга тырышыгыз.
3.  Эшне ял белән аралаштырыгыз.
4. Табигатьтә күбрәк булыгыз.
5. Тормышның һәр  мизгелен тоеп яшәгез.
6. Бертөрлелектән качарга тырышыгыз.
7. Артык буш вакытыгыз бар икән, үзегезгә шөгыль уйлап табыгыз. Эшсезлек тә туйдыра.
8. Хәрәкәттә бәрәкәт. Физик яктан актив булыгыз, сәламәт яшәү алып барыгыз.
9. Дуслар, туганнар, якыннарыгыз белән ешрак аралашыгыз.
10. Конфликтлы хәлләрдән качарга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X