Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Халык җәүһәрләре”нә  йомгак ясалды

 Күптән түгел “Авыл офыклары” редакциясе татар җырларын барлау, яңадан халыкка чыгару  максатыннан “Халык җәүһәрләре” дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Конкурска 50гә якын видеоязма килде.

Күп кенә катнашучыларыбыз ни өчендер татар халык җыры урынына автор җырларын  юллаганнар. Без 16 видеоязманы сайлап алып тыңлаучыларыбыз хозурына җиткердек.

Өч этаптан торган сайлау турлары нәтиҗәләрне озак көттермәде. Һәрбер турда җиңүчеләр бәяләнеп, дүртенче турда 3 җиңүче билгеләнде.

Халык биргән тавыш белән  ризасызлык белгертеп редакциябезгә мәрәҗәгать иттеләр. Без аларның гозерен истә тотып, бәйгедә җиңүче егет-кызларыбызны 20  апрель көнне үзебезгә чакырып, аларны профессионал  жюрилар алдында чыгыш ясауларын үтендек.

Алар бик теләп безнең чакырыубызны кабул иттеләр. Күңелле һәм истә калырлык тамаша оештырдык. Конкурсантлар жюриларыбыз алдында аккопелла  һәм икенче чыгышларында үзләренең яраткан җырларын баянга кушылып башкардылар. Жюрида утыручы егетләребез -  алар күпләребезнең яраткан җырчысы Венер Насыйбуллин, районыбызның халык театры режиссеры Илназ Шакиров һәм Балык Бистәсенең танылган баянчысы Нәҗип Вәлиәхмәтов үз фикерләрен җиткереп, гадел урыннар билгеләделәр.

Шулай итеп 1нче урынга Урахчыдан Хәсән Әхмәдиев лаек булса, 2 нче баскычта Олы Елгадан Мәүлия Галиуллина, 3 нче позиция  Кукмара кызы Гөлшат Сафинага елмайды. Җиңүчеләребезгә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса