Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хакерлар халыкны алдауның яңа ысулын тапкан...телевизор аша

Хәзер смарт-телевизор аша кешенең банк картасына кереп була икән.

Бу турыда НТР каналы хәбәр итә.

"Бу хакерлар Русиянеке, алар күпчелек очракта чит ил кешеләренә һөҗүм итә. Кайбер Европа илләрендә Амазон сервисын кулланучыларның акчаларын урлаганнар инде", - диелә бу хәбәрдә.Акчасын урлаткан кешеләрнең берсе полициягә мөрәҗәгать иткән. Соңгы берничә айда аның банк картасы ярдәмендә электрон сервистан әйберләр сатып алганнар. Акча картадан алынгач кына, бу кеше урлау турында белгән.

 

Белгечләр зыян күрүче кешеләрнең аккаунтына смарт-телевизор аша тоташуларын ачыклаган. Моннан котылу өчен ике факторлы аутентификация дә, пароль алмаштыру да ярдәм итми икән.
Smart TV - акыллы телевидение яки Connected TV — интернет һәм санлы интерактив сервислар ярдәмендә эшли торган заманча телевизорлар. Алар - компьютер белән телевизор катнашмасы. Аның ярдәмендә фильмнар, мультфильмнар карап була, интернетка кереп, төрле интерактив чаралар куллану мөмкинлеге бар. Хәзер телевизорларның күпчелеге әлеге форматта эшләнә.

Фото: pixabay.com

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса