Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КФУга онлайн-имтихан тапшырып кереп булачак

Быел беренче тапкыр Казан федераль университетына укырга керү өчен читтән торып имтихан тапшырып булачак. Онлайн-имтихан беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикләнгән абитуриентлар өчен каралган.

 Бу турыда КФУ Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодровка сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

"Өйдән торып, билгеле бер техник мөмкинлекләр булганда, абитуриент КФУга керү өчен имтихан тапшыра ала. Беренче чиратта, бу физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эшләнгән. Алар бюджетка керсә дә, контракт буенча урнашса да, онлайн-имтихан бирү мөмкинлеге бар", - дигән Бодров.

Калган барлык абитуриентлар өчен дистанцион технологияләр куллану мөмкинлеге бары тик контракт нигезендә укырга кергәндә генә булачак.

Онлайн-имтиханнар 12 - 26 июльдә була. КФУ структурасына кергән теләсә кайсы институтка, университетның филиалларын керү өчен имтихан тапшырып булачак.

Татар-информ

фотоdiploms216.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса