Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешеләр мәнфәгатен кайгыртып

Социаль яклау органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булып социаль яклауга мохтаҗ гражданнар арасында янгыннарны кисәтү эше тора.

Бу - күп балалы, керемнәре аз булган, социаль яктан авыр хәлдә булган гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар.

Балигъ булмаган балалары булган гаиләләр яши торган торак биналарның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланма (извещатель) урнаштыру буенча эш алып барылды.

2016 елдан 2021 елга кадәр мондый гаиләләрнең йорт хуҗалыкларында - 24, күп балалы гаиләләрнең йорт хуҗалыкларында - 93, инвалид балалар тәрбияләнүче йортларда 95 әлеге җайланма урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы "Доверие-Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, янгынга каршы чара хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башкарма комитетлары вәкилләре составындагы ведомствоара комиссия әлеге гаиләләрнең өйләренә барып торакның янгын куркынычсызлыгына, газ һәм мич җиһазларының, электр үткәргечләрнең торышына аерым игътибар бирделәр. Янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланма (извещатель) төзеклеге тикшерелә. Нәтиҗәдә, социаль авыр хәлдә булган дүрт гаиләдә мич җиһазларын эксплуатацияләүдә җитешсезлекләр, электр үткәргечнең төзек булмавы ачыкланды.

Гаиләләрдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар барлыкка килүне булдырмау, ә булган очракта аларны энергия ресурслары белән өзлексез тәэмин итү буенча эш алып барыла.

Социаль авыр хәлдә булган 4 гаиләгә социаль контракт нигезендә социаль дәүләт ярдәме күрсәтелде.

12 гаиләгә «Ак Барс Созидание” хәйрия фондыннан матдиярдәме күрсәтелде.

7 ата-ана эшкә урнаштырылган, 10 ата-анага эш эзләүдә ярдәм күрсәтелгән.

Алкогольгә бәйлелек белән интеккән 14 кеше дәваланды, шуларның 4се «Аеклык ноктасы» (“Точка трезвости”) проектында катнаша.

Ел саен балигъ булмаган балалар һәм ялгыз гражданнарның төрле категорияләре турында мәгълүматлар базасын яңарту максатында авыл җирлекләренең башкарма комитетларына запрослар җибәрелә. Әлеге мәсьәләгә җаваплы каравыгызны сорыйбыз.Мондый төркемгә керүче гаиләләр яки ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклаганда мәгълүматны социаль яклау органнарына, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә, опека һәм попечительлек органнарына җибәрергә кирәк.

2021 елның 20 октябренә булган мәгълуматлар буенча «Доверие-Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 27 социаль хезмәткәр эшли. Алар 22 торак пунктта 145 өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга хезмәт күрсәтә.

Социаль хезмәт алучы 69 кешегә янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланма (извещатель) урнаштырылган. 6 социаль хезмәт алучының өйләре утын ягып җылытыла, калганнарына газ үткәрелгән.

Түбәндәге торак пунктлар буенча социаль хезмәтләр алучыларга янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланма (извещатель) урнаштырылды:

Биектау авылы - 2 кеше

Бәтке авылы-4 кеше.

Янчик авылы-4 кеше;

Олы Кульга авылы-4 кеше.

Олы Әшнәк авылы-5 кеше.

Кече Әшнәк авылы-6 кеше.

Күгәрчен авылы-6 кеше.

Күки авылы-26 кеше, 8 кеше

Котлы Бөкәш авылы-14 кеше.

Чаллы авылы-2 кеше.

Югары Тимерлек авылы-4 кеше

Түбән Арыш авылы-8 кеше.

Урахча авылы-9 кеше.

Наратлы авылы-3 кеше.

Ш. Тулуш авылы-12 кеше.

Кече Елга авылы-5 кеше.

Ямаш авылы-5 кеше.

Балык Бистәсе поселогы-14 кеше.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса