Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше энергиясен суыручыларның ( вампирлар) нәрсәдән курыкканын беләсезме?

Вампирлар белән очрашканыгызны беләсездер. Кисәк кенә хәл китә башлый.

 

Вампирлар белән очрашудан, аларның йогынтысыннан бердәнбер дәва  -  ул чын кайнар чәй.

Кәһва түгел -  кәһва  ул кешене куәтләндерә, "Кыздыра" гына.  Ә кайнар чәй  исә тынычландыра, авырулардан дәвалый. 

Ә менә кешенең энергиясен суыручы вампирлар  кайнар чәй эчә алмыйлар. Чөнки ул аларны пешерә. Кайнар чәйне тормыш сөючеләр, күтәренке  күңеллеләр генә ярата. Шатлыктан мәхрүм булган кеше генә чәйне суытып эчә. 

Эш кешеләренең кайнар чәйдән эш сәләтләре артканын без болай да беләбез. Халык ташкынын туктаусыз кабул итеп торучылар 1,5 сәгать- 2 сәгать саен кайнар чәй эчәләр. Менә бу гадәтләре аларны чын мәгънәсендә коткара. Кешеләр белән элемтәне ныгыта, тынычландыра. 

Ызгыш-талашлардан соң да бер йотым гына булса да кайнар чәй эчеп куегыз. Кәефегез күтәрелер.

Шунысы да мәгълүм, җитәкчеләрнең кабул итү булмәләрендә кайнар чәй булу  җитәкче өчен генә түгел, ә аңа килүчеләрнең дә кәефен күтәрә. 

Исегездә калдырыгыз,  кайнар чәй ул вампирлар өчен энергетик вакуумны булдырмауда бердәнбер чара. 

Фото: newsmir.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X