Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда яшәүче хатын-кыз урамда кеше сөякләре тапкан

Кеше сөякләре Зур Крыловка урамы янындагы урманда табылган.

Кеше сөякләре Зур Крыловка урамы янындагы урманда табылган.

Казанда яшәүче хатын-кыз эте белән урамга чыккан. Урман полосасындагы юлдаг барганда ул кеше сөякләре тапкан. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

“18 ноябрьдә кичке якты Зур Крыловка урамы янындагы урманда скелетка әйләнгән кеше сөякләре табылган. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итте Андрей Шептицкий.

Баш һәм кул сөякләрен эте белән урамга чыккан хатын-кыз юлдан тапкан. Ул шунда ук полициягә шалтыраткан.

 

Полиция хезмәткәрләре тирә-якны карап чыккан һәм якындагы чокырда сөякләр һәм кием калдыклары тапкан.

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланган. 

Фото: revda-info.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса