Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кайнар линия» эшен дәвам итә

Балык Бистәсе муниципаль район башкарма комитетында (884361) 2-21-13 һәм «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  (884361) 2-32-04 телефоннары буенча «Кайнар линия»ләр эшли.

Кызганычка каршы, соңгы көннәрдә бөтен дөнья, җәмәгатьчелек зур киеренкелектә яши. Һәркем үз балалары, әти-әниләренең, якыннарының сәламәтлеге өчен борчыла. Вирус таралуны булдырмау максатыннан илдә куркынычсызлык чаралары күрелә. Үз-үзеңне изоляцияләү (самоизоляция) булдырылды. Ялгыз яшәүче гражданнарга ярдәм күрсәтүне оештыру өчен һәр авылда һәм район үзәгендә штаблар, төркемнәр, волонтерлар командалары оештырылды.
“Кайнар линия”гә шалтырату килгәннән соң, һәр команда оператив рәвештә үз эшен башкара. Тормышта кирәк булган беренчел кирәк-яраклар, су, ашамлыклар, дарулар китерү - өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтүнең бер өлеше генә. Шуңа күрә, 60 яшьтән өлкән гражданнар сезгә бик зур үтенеч: #өйдә калыгыз. Волонтерлар сезнең өчен барысын да эшләячәк. 
65 яшьтән узган гражданнарга үз хисапларыннан товарларны китереп бирү буенча атнаның һәр көнендә 8 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.   “Кайнар линия”нең телефоннары: 2-32-04; 2-21-13.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса