Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кайнар линия» буенча өлкән кешеләрдән хәбәрләр килә тора

Бүгенге көндә «Кайнар линия» буенча өлкән кешеләрдән  барлыгы  17 хәбәр алынды. Аларның барысына да кирәкле ярдәм күрсәтелгән. Нигездә волонтерлардан азык-төлек һәм дарулар алып килүне сорылар.

Хәбәрләр районның барлык авылларыннан килсә дә, район үзәгендә алар күбрәк. - «Кайнар линия»гә  килгән шалтыратулар башта безгә килә, соңыннан волонтерларга җибәрелә,- ди «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең комплекслы үзәк лиректоры Алсу Ризаева.
Волонтерлар белән район башкарма комитетының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге эшли.
-Волонтерлар барысы да яхшы эшлиләр.Булышырга теләүчеләр булу сәбәпле аларның исемлеге гел яңарып тора. Безнең районда 116 волонтер. Һәрберсенә  шәхси мәгълүматлары һәм  алрның чыннан да волонтерлар икәнлеген тикшерү өчен телефон номерлары язылган таныклык бирелә,- дип аңлатты безгә бүлек начальнигы урынбасары Дарья Вильчинская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса