Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбер федераль трассаларда тизлек режимын арттырырга җыеналар

Транспорт министрының беренче урынбасары Иннокентий Алафинов искәрткәнчә, тизлек лимитын киметү иминлекне арттырачак, чөнки аяныч нәтиҗәләрнең авырлыгы кимиячәк.

РФ Транспорт министрлыгы 2020 елның язында федераль трассаның кайбер участокларында тизлек режимын арттырырга ниятли һәм моны штраф салынмый торган лимитны 20дән 10 километр сәгатькә кадәр киметү белән бәйләргә өметләнә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы транспорт министрының беренче урынбасары Иннокентий Алафиновка сылтама белән хәбәр итә.

Шул ук вакытта, шәһәр мохите күзлегеннән караганда, тизлек лимитын киметү иминлекне арттырачак, чөнки аяныч нәтиҗәләрнең авырлыгы кимиячәк, дип искәртә Алафинов.

«Хәзер шәһәрләрдә моны мөстәкыйль рәвештә эшләячәкләре аңлашыла: бөтен җирдә 40 км/сәг дигән билге куеп чыгып, син 60 км/сәг белән бардың дип әйтергә мөмкиннәр. Ул чагында җәмәгатьчелек шәһәр башлыгына сорау яудыра башлаячак. Бу мәсьәлә хакында фикер алышачакбыз», - дип өстәде ул.

 

ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников март аенда белдергәнчә, тизлекне тиешле нормадан сәгатенә 10 километрга арттырган өчен штраф санкциясе ел ярым эчендә кертелергә мөмкин.

Транспорт министрлыгы һәм ЮХИДИ идарәсендә федераль участокларда максималь тизлекне сәгатенә 110 километрдан 130 километрга кадәр арттыру мәсьәләсе хакында фикер алышалар. Әмма фикер алышулар штраф салынмый торган лимитны киметү мәсьәләсендә тупикка барып терәлә, диде Алафинов.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

фото novosti33.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X