Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каһвә эчүнең йөрәккә зур зыян салуын ачыклаганнар

Көн саен күп күләмдә каһвә эчү йөрәк-кан тамырлары системасына бәйле проблемаларга һәм йөрәк мускуллары талчыгуына китерергә мөмкин, ди табиб-терапевт Надежда Чернышова.

«Каһвәне чамадан тыш күп эчкән очракта йөрәк мускулы кирәгеннән артык эшли, йөрәк кыскарулары тизләнә. Боларның барысы да йөрәк мускулы талчыгуына  һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин», – дип кисәтә табиб.

Моннан тыш даими рәвештә каһвә эчкән кеше ярсучанга әйләнә, пошаманга төшә, йокы режимы бозыла. Аларның барысы  да нерв системасын артык стимуллаштыру нәтиҗәсендә килеп чыга. Чернышова фикеренчә, бу эчемлек организмнан калий һәм башка микро- һәм макроэлементларны чыгара, шуңа күрә аларны тулыландырып торырга кирәк.

Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/slamtlek/kav-echne-yrkk-zur-zyyan-saluyn-achyklagannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса