Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карлыганны... маринадлагыз!

Карлыган өлгергән чак. Кайнатма әзерләүдән туйдыгызмы? Сез бу җимештән итле ризыклар белән куллана торган шәп соус ясый аласыз!

 1,5 килограмм кара карлыган, 450 миллилитр су, 100 миллиграм 9 процентлы уксус, 400 грамм шикәр, 5 бөртек исле борыч, 5 горчица чәчәге бөресе, бер чеметем корица кирәк булачак.

Карлыганны чистартып, юып банкаларга тутырыгыз. Маринад өчен су, шикәр, уксус һәм тәмләткечләрне бергә кушып, бутагыз. Салкын маринадны карлыган өстенә коеп, банкалар өстенә капкачларын куегыз һәм сулы кәстрүлдә кайнатып, 3 минут стерильләштерегез. Соңыннан капкачларын яхшылап ябыгыз.

Бу маринадны кыздырылган иткә үзен генә кулланырга да, башка катлаулырак соусларга нигез итеп алырга да мөмкин.

Фото:https://pixabay.com

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/karlyganny-marinadlagyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса