Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карлыганнан бик шәп кайнатма

Мондый кайнатманы көйсез ирләр дә яратып ашый

Мондый кайнатманы көйсез ирләр дә яратып ашый

Бакчада кара карлыган пеште. Әллә нинди җимеш куаклары үсмәсә дә, кара карлыган безнең бакчаларның түрендә инде ул!

Һәр бакчачы бу куакны ким дигәндә биш-алты төп үстерергә ярата. Кара карлыганның җиләкләре әчкелтем булгангамы, аны күпләр үз итми, бала-чага да борынын гына җыера. Ә аның никадәр файдалы булуын белгән кеше җиләкләрне җәй генә түгел, кыш буе куллана. Ә хуш исле карлыган яфраклары кушып пешерелгән чәйнең тәмен кем генә яратмый икән!

Карлыган кайнатмасын да телне йотарлык тәмле итеп әзерләп була. Түбәндәге ысул белән хәзерләнгән кайнатма желе кебек куе була һәм озак саклана да.

Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк. Кайнатма савытына 6 стакан су салабыз, ул кайнап чыгуга шуңа 3 килограмм шикәр комын кушып, болгата-болгата 3 минут кайнатабыз.

Сиропка 4 килограмм карлыганны кушабыз, шул кайнап чыккач, тагын 15 минут чамасы талгын утта кайнатабыз. Газны сүндергәч, кайнатмага калган 3 килограмм шикәр комын өстәп, ул эреп беткәнче бутыйбыз.

Кайнатманы суытып, банкаларга тутырыр алдыннан янә җылытып алырга кирәк. Кышкылыкка банкаларга ябып куярга да була, суыткычта да яхшы саклана. Иң мөһиме - көйсезләр дә бу кайнатманы бик яратып ашый.

 

http://bugulma-tat.ru/news/khuabik-kishlre/karlygannan-bik-shp-kaynatma

фотоyandex.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X