Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карбыз кабыгыннан кайнатма әзерләү ЫСУЛЫ

Моның өчен 1 кг карбыз кабыгы, 1,5 кг шикәр комы, 1 лимон кирәк.

Карбыз кабыгын вак кисәкләргә турыйбыз. Өстенә шикәр комы сибеп, төнгә суыткычка куеп калдырабыз. Икенче көнне лимонны юып, кабыгы белән вак кисәкләргә турыйбыз. Карбыз кабыкларын кәстрүлгә салып, сүрән утта 20 минут кайнатабыз. Лимон салып, тагын 5 минут кайнатып алабыз. Шуннан соң кайнатманы 4 сәгать тотабыз. Тагын утка куеп, 15 минут (кайнап чыкканнан соң) кайнатабыз. Карбыз кабыклары алтынсу төскә керә. Кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.

ТЕГИ: карбыз арбуз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса