Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кара җимеш белән күрәгәдән десерт ясап карагыз

Кирәк була:

200 грамм кара җимеш (төшсез)
200 грамм күрәгә
200 грамм әстерхан чикләвеге
500 грамм кибет каймагы
60 грамм шикәр оны (сахарная пудра)
Эшләү тәртибе: Кара җимеш белән күрәгәне җылы суга салып йомшартып алабыз һәм эченә әстерхан чикләвеге тутырабыз.  Кибет каймагын шикәр оны белән туглыйбыз. Һәм десертны җыябыз:
Креманка төбенә азрак шикәр оны белән туглаган каймакны салабыз, өстенә җимешләрне тезәбез, шулай аралаштырып барабыз. Иң өстә каймак булырга тиеш. Десертның өстен вакланган әстерхан чикләвеге белән бизибез. Чәйләрегез тәмле булсын!

 

фото чыганак http://atnya-rt.ru/news/mgyiyat/kara-imesh-beln-krgdn-desert-yasap-karagyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X