Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кар өстендә...... Кызыл чәчәкләр

Язмыш дибез. Ләкин бу тормышта һәркем үз юлын үзе сайлый. 

 Әле генә йоклап киткән иде сыман. Шул арада шабыр тиргә батып уянып китте. Ул төш күрде. Кар өстендә...кып-кызыл чәчәкләр... Күргәне яхшы тәэсир калдырмады. Кары да, кызыл чәчәкләре дә... Юньлегә түгел. Төшне нәрсәгә юрыйсың, шул була, дисәләр дә, гел алай гына булмый. Әйбәткә түгел, аны эшендә зур күңелсезлекләр көтә. Юрасаң да, юрамасаң да аңлашыла. Эш күптән шуңа бара. 


Хатын инде йоклый алмасын белә. Башта шактый вакыт иренең сәгать теле көенә тыныч кына сулыш алып йоклаганын тыңлап ятты. Аннары җилкәсенә халатын элеп, йокы бүлмәсеннән чыкты, компьютеры каршына килеп утырды. Ул зур бер реклама оешмасында эшли. Аны эшендә гел мактыйлар. «Булдыра, креатив», – дигән мактау сүзләрен Гөлүсә моңарчы хуҗасыннан еш ишетә килде. «Тиздән бүлек җитәкчесе  булачак», – дигән хәбәрләр дә таралып өлгергән иде инде. Тик коллегалары гына аңа ни өчендер кырын карыйлар, соңгы вакытта аралашмас, сөйләшмәс булдылар. Эштә ул үзен хезмәттәшләреннән читтәрәк тота. «Гайбәт ишетәсең килмәсә, күп сөйләшмә, иң якын дустыңа да бөтенләй үк ышанып җитмә!» – дип өйрәтә аны әнисе. Ул шулай итә дә. Бәлкем, сөйләшмәгәнгә шундый мөнәсәбәттәдер алар.  Иң мөһиме – эшеңне яхшы итеп эшлә! 

Әмма ул нык ялгышты. Баксаң, коллективта башка кыйммәтләр өстенлек итә, башка мөнәсәбәтләргә өстенлек бирелә икән. Аның иртәнге эш сәгате хуҗасы янына кереп, кичтән башкарган эшләргә отчет бирүдән башлана. Ул гел шулай итә иде. Әйтәсе сүзе булса да, булмаса да, папкасын күтәреп, директоры янына йөгерә. Гөлүсә отчет белән шыплап тутырылган папкасын янә бер күздән кичерде. Таң атып килә, тиздән ул эшкә җыена башлар. Барысы да тәртиптә шикелле. Янә сискәндереп уяткан төше күз алдына килеп басты. Сәер... кып-кызыл чәчәкләр. Нәрсәгә шулай керде икән? 

Сәгать теле 7 не күрсәткәндә ул инде эштә иде. «Нәрсә таң тишегеннән килеп утырасың? Сиңа карап, башкаларны да шулай йөрергә өйрәтә башласа...», – дип канәгатьсезлек белдергән кызларга үпкәләмәде. Аның еракта торуын, эшкә иренең машинасына утырып килүен беләләр. Иреннән калса, ике сәгать автобуста кемнең җәфаланасы килсен?! 

Гөлүсә, сине хуҗа чакыра... 

Гөлүсә, шуны гына көткәндәй, йөгерә-йөгерә директор кабинетына кереп китеп, күздән югалды. 

Кызлар, карагыз, ничек ашыга, түземе беткән, – дип чыркылдашып көлеп калдылар аның артыннан. 

Бу юлы җитәкче кеше аның папкасы белән кызыксынып тормады. Планнары турында да сораштырмады. Гөлүсәгә текәлеп карап тора башлады. Хатын уңайсызланды, ни дип әйтергә дә белмәде. Башыннан: «Хата җибәрдем микән?» – дигән уй йөгереп узды. 

- Нәрсә әйтергә теләгән идегез? – диде Гөлүсә кыяр-кыймас кына. 

- Хатын ялга китте. Хәзер безгә кайтып чәй эчәбез. 

        – Чәй эчтем инде мин... рәхмәт, – диде Гөлүсә эшнең кая баруын аңлап алып. Аннары... Мин гаиләле кеше, ирем, балам бар. 

- Сиңа кадәр эшләгән кызлар минем белән болай сөйләшмәде. Кара аны, нәрсә ди, имеш, ире, баласы бар аның. Чакырам, хәзер үк менә шушы адрес буенча бар. Көтеп торырмын, – диде дә, хатынны кабинетында калдырып, чыгып та китте. 

Гөлүсә авызын ачып, сүз әйтергә дә өлгерми калды. Ул, хуҗасы биргән кәгазь кисәген, йомарлап кәрҗингә ыргытты. «Хәзер менә, көт...» Шулай да, хуҗасының төшке аштан килгәнен шомланып көтте. Ул килде, артыннан шап итеп ишек ябылды. Шундук үзенә сәркәтибен чакыртып алды. Тегесе кабинеттан чыгуга, янә: «Гөлүсә, бар кер», – дип, хуҗаның ишегенә ишарәләде. 

– Килмәдең, алайса. Әллә кем булгансың, алайса. Ә мин тагы сине бүлеккә куярмын дигән идем. Их-х, җүләр кыз. Күпне югалттың, күпне... Башкалар ничек «үсә» дип уйлыйсың?  Аңгыра... 

- Юк, мин җүләр түгел, шуңа бармадым. Һәм берни дә югалтмадым. 

- Ә мин сиңа кызыл розалар алып куйган идем, – диде хуҗа кеше, – кызганыч, бик кызганыч. Мине тыңламаган кеше миндә эшли алмый, анысын беләсеңдер. 

         Менә нигә кергән Гөлүсәнең төшенә кызыл чәчәкләр. Ул бер мизгелдә эшсез калды, аралар бозылды. Кар – ул аралар салкынаюга ишарә. Әнисе шулай ди. «Болары гына пүчтәк, эшен табармын, анысы», – дип уйлады соңгы мәртәбә кабинет ишеген ябып чыгып киткәндә хатын.   
   
фото: pixabay.com

Автор Мәдинә АВЗАЛОВА

http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=7737

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса