Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Камырдагы тавык ите

Бик тәмле, туклыклы килеп чыга.

 Мин инде бу рецепт белән ачыш ясамыйм билгеле, күпләрегезнең пешереп караганы да бардыр.
Ә менә пешермәгәннәр пешереп карагыз әле ?

Безгә кирәк була:
?Тавык боты
?Бәрәңге
?Гөмбә
?Суган 
?Дрожжисыз катлы камыр
?Тоз, борыч

Камырны җебетергә алып куябыз.
Бәрәңгене чистартып пешерергә газга утыртабыз. Гөмбәне чистартып, турап суган белән кыздырабыз,тәменчә тоз, борыч салабыз. Тавык ботларын бар яклап та әз генә май салынган табада кыздырып алабыз.

Эчлекләр әзер булгач, җебегән камырны җәябез һәм шакмаклап кисәбез (15×15).
Камыр өстенә уртага берәр калак өеп бәрәңге, гөмбә салабыз һәм тавык ботын утыртып куябыз. Камырны бот тирәләп җыеп, бөреп, җеп белән бәйләп куябыз (сүтелеп китмәскә).
Ботның чыгып калган өлешен фольга белән урыйбыз (пешәргә 5 минут кала фольганы салдырып куябыз).

200-220 градуслы духовкада берәр сәгать пешерәбез.
 

 

Ашларыгыз тәмле булсын 

 

фото, чыганак http://www.kazanutlary.ru/news/tatar-halyk-ashlary/kamyrdagy-tavyk-ite

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X