Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Камил Җамалиев: «Җирлекнең үсешенә һәркем өлеш кертергә тиеш»

Анатыш авыл җирлегендә Советның киңәйтелгән отчет утырышы булып узды. Анда саклану чараларын исәпкә алып җирлек халкы да чакырылган иде.

Аның эшендә Балык Бистәсе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вячеслав Токранов һәм район, оешма җитәкчеләре, вәкилләре катнаштылар.

Узган ел 162600сум күләмендә үзара салым акчасы җыйналды.  Республика хөкүмәте шуңа өстәп  650400  сум акча бирде. Әлеге средстволарга  ике авылдагы су скважиналарына павильоннар төзелде, Анатыш авылында көнкүреш калдыклары өчен контейнер куелды, «Колосок» балалар бакчасына кадәр урам яктырткычлары урнаштырылды, Юбилейная урамында һәм Шиланка авылының зиратына кадәр юл төзекләндерелде. 1 млн. 500 мең сум грант отып аны урам юлларын төзекләндерүгә юнәлттек. Агымдагы елда Анатыш авылы аша узучы Бәтке елгасының бер өлешендә яр буен төзекләндерү, урам юлларын төзекләндерү өчен щебень, яктырткычлар сатып алу һәм грейдер хезмәтенә түләү күздә тотыла. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасында катнашып  Анатыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм тыныч вакытта вафат булган ветераннар истәлегенә  һәйкәл төзелде, батырлар аллеясы  төзекләндерелде. Бу эшләр өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез,- диде авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса