Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каһировлар аерылышырга җыена?

Булыр да, ди күпләр. Хатыны аннан олырак бит, имеш...

Хәзерге заманда ир белән хатын арасындагы яшь аермасына артык игътибар бирелми бит ул. Ир-ат хатыныннан олырак, хатыны олырак булган очраклар да бар. Бу сорау Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның хатыны Эльмираны да борчый икән. Бу хакта ул инстаграмында пост язган.

«Ир белән хатын арасындагы яшь аермасы күпме булырга тиеш. Кайсы парларның гаиләсе ныграк, бер яшьтәгеләр яисә яшь аермасы булганнарныңмы? Партнерыңны өйрәнеп бетерергә ничә ел кирәк?

Ирем белән без бер елгы. Безгә 33 яшь, шулай да мин 9 айга олырак. Филүснең туган көненнән соң яшьләребез бераз булса да тигезләшеп тора.

Дөресен генә әйткәндә, мин канәгать. Яшьләребез бер. Тормышка карашыбыз бер. Без өйләнешкәнче 9 ел очрашып йөрдек. Бер-беребезне өйрәнеп бетерергә өлгердек, дип уйлыйм. Очрашканда аерлышып торган вакытлар да булгалады. Шул вакытта без бер-беребездән башка яши алмаганыбызны аңладык. Филүс үзенә торак сатып алуга ук миңа өйләнәм дигән иде, сүзендә торды, без бер атнадан өйләнештек. Бу 2013 ел иде, безгә 27 яшь иде», дип яза Эльмира. Юк, без аерылышырга җыенмыйбыз, дип тә искәртеп үтә, дип яза Кызыл таң.

Менә шулай, имеш-мимеш таратучылар!

http://baltaci.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/kairovlar-aerylyshyrga-yena

фото shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса