Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кабаклы гөбәдия

Камыр өчен: 1 йомырка, 200 г атланмай, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы чамасы коры чүпрә, 1 стакан җылы сөт, он. Эчлек өчен: 1әр стакан дөге, йөзем җимеше, 200 г кабак, 150 г атланмай, 200 г корт, 0,5 стакан шикәр комы, тоз. Камыр өчен...

  1 йомырка, 200 г атланмай, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы чамасы коры чүпрә, 1 стакан җылы сөт, он. Эчлек өчен: 1әр стакан дөге, йөзем җимеше, 200 г кабак, 150 г атланмай, 200 г корт, 0,5 стакан шикәр комы, тоз.  

Камыр өчен: 1 йомырка, 200 г атланмай, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы чамасы коры чүпрә, 1 стакан җылы сөт, он.

Эчлек өчен: 1әр стакан дөге, йөзем җимеше, 200 г кабак, 150 г атланмай, 200 г корт, 0,5 стакан шикәр комы, тоз.

Камыр өчен кирәкле ингредиентларны салып, яхшылап болгатабыз һәм он кушып, камыр басабыз. Аның 2/3 өлешен бүлеп алып, табаның төбен һәм кырыйларын капларлык зурлыкта җәябез. Табаны майлап, камырны шунда салабыз һәм кырыйлары төшмәслек итеп, таба кырыена кул белән баскалап куябыз.

Гөбәдия болай әзерләнә: иң аска корт, бераз шикәр комы салабыз. Тозлы суда бүрттерелгән дөгенең яртысын салып, өстенә тоз һәм шикәр комы сибәбез, йөзем җимешенең яртысын, шакмаклап туралган кабакны өстибез. Аннары тагын дөге катламы җәябез, тоз, шикәр комы сибеп, җимешнең калганын салабыз. Йомшак атланмайдан юка телемнәр кисеп, җимеш өстенә тезеп чыгабыз һәм калган камырны җәеп, гөбәдиянең өстен каплап, бөреп куябыз. Гөбәдия кайнар духовкада 40-50 минут чамасы пешә.

 

 

http://tukai-rt.ru/news/kyizyiklyi-hem-faydalyi/kabaklyi-gbdiya

фотоyoutube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса