Кабак кәнфитләре ясау ЫСУЛЫ
Цукаты дигән тәмлүшкә инде бу. Эше озак, шулай да нәтиҗәсе «тәмле».
6 кг кабакны бармак буе кисәкләргә турадым, 1 литр суга 1 бал кашыгы чәй содасы исәбеннән, кабакны эремәгә күмелгәнче салып, төнгелеккә калдырдым. Иртән суын түгеп, салкын суда әйбәтләп юдым. 1 кг 200 гр шикәр комына 300 гр су кушып, сироп кайнаттым да кабак өстенә агызып, 6-8 сәгать тоттым. Кабактан сок аерылып чыга. Артык сыекчасын сөзеп, 50 гр лимон кислотасы салып, 10 минут пешереп алдым да суында тагын төн чыкты. Кабагын сөзеп, пергамент җәелгән калайга җәйдем. 4 сәгать 100 градуста тоттым. Суынгач, шикәр онында әвәләдем.
фото m.yandex.com.tr
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа