Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илгиз Гыйльмиев: " Авылдашларга рәхмәт, шалтырату белән кайталар, зур эшләрне бергә башкарабыз".

Без утырган машина урман буйлап Үрнәк авылына таба бара. Бүген авыл юк инде, әмма анда туган һәм яшәгәннәр аның турында онытмыйлар.

Без утырган машина урман буйлап Үрнәк авылына таба бара. Бүген авыл юк инде, әмма анда туган һәм яшәгәннәр аның турында онытмыйлар.

- "Үрнәк" дигән күмәк хуҗалык (исеме җисеменә туры килә) 1927 елда оеша. Хуҗалык берничә дистәдән артык йорттан гына гына торса да, ул алдынгы сафында, башкалар өчен үрнәк булып тора. 2010 елда авылда янгын чыгып, күпчелек йортлар янды һәм кешеләр башка җирләргә күчеп киттеләр, - дип сөйли безгә районның янгын сүндерү һәм коткару гарнизонында машина йөртүче булып эшләүче Илгиз Гыйльмиев.

- Авыл үзенә тартып тора, балачак һәм яшьлек еллары турындагы күңелле хатирәләр йөрәкләрдә саклана. Туган якларга кайтып күңелемне тынычландырып киләм, - дип сүзгә кушылды Балык Бистәсендә яшәп “Агрохимсервис" җәмгыятендә җитештерү буенча мөдир булып эшләүче Илсур Вәлиев.

Хәзерге вакытта кайчандыр биредә авыл булуы турында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл һәм төзекләндерелгән зират кына искә төшерә.

Һәйкәл кую турында бу егетләр үзләре башлап йөргәннәр. Ул вакытта аларга сугышта катнашучылар исемлеген якташыбыз Мансур Вәлиев (хәзер мәрхүм) тәкъдим итә. Быел аны яңартканнар. Шулай ук сугышчы -"интернационалист" Илфат Хәбриев исемен дә мәңгеләштергәннәр.

Берничә ел элек зират тирәсен дә төзекләндергәннәр. Материаллар белән аларга «Кулон-Агро " җәмгыяте җитәкчесе Альберт Фәхретдинов, манипулятор белән Рафис Гарипов, трактор белән Фәнил Бикмуллин ярдәм иткән.

Якташлар бергә җыелганнар, зиратны агачлардан чистартканнар, яңа койма белән әйләндереп алганнар.

- Авылдашларга рәхмәт, шалтырату белән кайталар, зур эшләрне бергә башкарабыз. Фәнил Бикмуллин, Мәсхүт Гәрәев, Илгиз Хәбриев, Раиф Кәбиров – аеруча активлар,- ди Илгиз Гыйльмиев.

    Зират территориясе яшел төстәге койма белән әйләндереп алынган. Биредә чисталык һәм тәртип күзгә ташлана. Киртәләре һәм ташлары булмаган каберләр җир белән тигезләнеп бетсә дә, берәү дә алар өстеннән йөрмәсен өчен, аерым тотып куелган.

Һәр атна саен диярлек кем дә булса да зиратка каберләрнең нинди хәлдә булуын карарга, мәрхүмнәр өчен дога кылырга килә. Без булган көнне дә кешеләр утырган «Нива» машинасы килеп калды.

Илгиз Гыйльмиев һәм Илсур Вәлиев Альберт Фәхретдиновка ярдәме өчен рәхмәтлеләр. "Ул элек тә Корбан бәйрәмендә авыл халкына ит, өлкәннәр көнендә бер капчык он тарата иде һәм хәзер дә безгә ярдәм итәргә тырыша», - диләр алар.

Туганнарыныбызны һәм якыннарыбызны югалтуга карамастан без аларны яратудан туктамыйбыз. Киресенчә, аерылу хәсрәте бу хисне көчәйтә. Алар бакый дөньяда булсалар да, каберләренә килеп, алар өчен дога кылып искә алабыз. Шуңа күрә әлеге изге гамәлләрнең башлангычында торган, мөмкин булган кадәр ярдәм итеп, башкалар турында кайгыртучы һәр кеше рәхмәткә һәм мактауга лаек.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса