Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлсубино авылы китапханәсендә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” исеме астында интеллектуаль танып белү программасы буенча уен-шоу булып утте

2012 елдан башлап һәр ел саен Бөтенроссия китапханәләрендә “Китапханәдә төн” социаль-мәдәни акциясе үтә.

Аның максаты китапханәләрнең, музейларның, китап кибетләренең эшчәнлеген зур, яңа форматларда тәкъдим итеп, китап укуны популярлаштыру, шәһәр һәм авыл  халкы өчен  мәдәни ял, күңел ачу  чараларын киңрәк масштабларда оештыру. 
Быел унөченче тапкыр узучы акциянең девизы гаилә елы уңаеннан, “Бөтен гаилә белән укыйбыз” дип аталды. Шул уңайдан Юлсубино авылы китапханәсендә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” исеме астында интеллектуаль танып белү программасы буенча уен-шоу булып утте. Уенчылар ике командага:  “Туганнар” һәм “Дуслар”га  бүленеп, үзләрен тапкырлыкта-зирәклектә сынадылар һәм сынатмадылар. Һәр ун сораудан соң бирелгән катлаулырак биремнәрдә искиткеч җитезлек күрсәтеп жюри әгъзаларын таң калдырдылар, “Кара тартма”га яшерелгән призның нәрсә икәнлеген ачыклау өчен тирәнрәк фикер йөртергә кирәк иде, программаның ул өлешенә дә, төрле яклап бирелгән сорауның төбенә төшенгәннән соң, тулы жавап ирештерә алдылар. Уен араларында билгеләнгән музыкаль тыналыш, китапханәдәге җылы, якты атмосфера, кызларыбызның елмаюлы йөзләре, бер-берләренә дәрт һәм күңел күтәренкелеге өстәп торды. Уен ахырында сүз алган жюри әгъзалары: 
–Сезгә “Туганнар” һәм “Дуслар” нәтиҗә чыгару авыр булмады, безне гаҗәпләндергәне, ике команданың да уен барышыннан ук баллары бер үк тигезлектә баруында, фәкать аерма өстенлек өчен куелган кушу-алуда гына булды һәм сез  25 әр балл туплап, уенны дуслык җиңүе белән тәмамладыгыз. Уен башында китапханәчебезнең, мин сезгә ышанам, дигән сүзенә тап төшермәдегез.  Афәрин, кызлар, сез булдырасыз, республикакүләм шоуларда да катнашырлыгыгыз булуын күрсәттегез, – дип, уенда катнашкан кунакларга канатлы сүзләрен җиткерделәр.

Нәзирә Миннеханова,
Юлсубино авылы китапханә мөдире.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса