Итле салат туклыклы ул
Тәмле салат рецепты.
Ингредиентлар: 6-8 порциягә исәпләнә 2-3 помидор. 500 гр. тавык түше 150 гр. каты сыр бер банка кызыл фасоль яшел салат сухарики майонез
1. Помидор һәм яшел салатны вак итеп турарга. Сырны угычтан уарга.
2. Тавык түшен 20 минут тирәсе пешереп алырга, җиңелчә генә кыздырырга да мөмкин.
3. Барлык ингредиентларны майонез салып болгатырга. Әзер салатның өстенә сухариклар сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа