Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ишетсен, әйдә, бар галәм: “Сез – татар егетләре!”

Ил тоткасы - ир , ди халык. Шуңа да милләтебез турында уйланганда еш кына күңелгә шундый уйлар килә: кем син бүгенге татар улы? Кыюмы син? Авырлыклар килгәндә югалып калмаслык гаярь батырмы? Горурлыгың, тырышлыгың нинди бизмәннәрдә үлчәнә?

 Район мәдәният йортында үткәреләсе “Татар егете-2020” бәйгесенә дә шул сорауларга җавап эзләп килдем. Сәхнә тамашасы дип кенә карасак та, аның асылында егетләребезнең гаиләдә алган тәрбиясе, җәмгыятебездә тоткан роле чагыла ләбаса!

Кичәне балалар сәнгать мәктәбенең “Рапсодия” хореография төркеме “Иске Казан бизәкләре” биюе белән башлап җибәрде. Сәхнә иркенлегендә аккошлардай йөзгән кызларыбыз һәркемдә соклану хисе уята торгандыр. Тыйнаклыкны, осталыкны тамашачыга җиткерә белә алар. Әнә шундый матур башлангычтан соң, кичәне  алып баручы сөйкемле кызларыбыз Камилә Вафина белән Шаһидә Шакирова бәйгедә катнашучы егетләрне сәхнәгә чакырдылар.

Бирдебәк авылыннан Искәндәр Шиһапов, Масловкадан Фәнис Гайнетдинов, Кече Әшнәктән Инсаф Бикметов, Олы Солтаннан Нияз Солтанов, Котлы Бөкәштән  Илсаф Вәлиев, Балык Бистәсеннән Салават Җиһаншинның чыгышларына бәя бирү өчен мәртәбәле жюри исемлеге дә игълан ителде.

Чыннан да татар егете нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Бәйгедәге биремнәрне үтәгәндә егетләребезнең ана телен камил белүе, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмаулары күренде. “Үзем белән таныштыру”, “Мин татар милләтеннән”, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, “Без сәнгатькә гашыйк” биремнәрендә конкурсантлар тапкырлык, уңганлыкта сыналдылар, иҗади талантлары белән ачылдылар, ТАССРның - 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата сорауларга төгәл җавап бирделәр.

Кичә барышында Сергей Фалин, Роза Харитонова, “Кама йолдызчыклары” балалар бию төркеме, 2016 елгы “Татар егете” конкурсы җиңүчесе Алмаз Шириязданов башкаруындагы җыр-биюләр тамашачыга бүләк булып ирешсә, конкурста катнашучыларга рухи көч өстәде.

Әлбәттә, бәйгедәге һәр чыгышка жюри тарафыннан баллар куеп барылды.

“Татар егете-2020”не һәм номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү өчен соңыннан жюри әгъзалары сәхнәгә күтәрелделәр. Балык Бистәсе башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, “Ак калфак” район иҗтимагый оешмасы һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәхимә Рәшитова, Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле оешма җитәкчесе Ильвера Касыймова, шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Гарифуллина, район мәдәният йорты директоры Лилия Кәримуллина бәйгене оештыручыларга, конкурста катнашучы егетләргә изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Зирәклек, батырлык, шаянлык, тапкырлык, уңганлык, милли җанлылык номинацияләре буенча егетләргә урыннар билгеләнде. Гомуми нәтиҗәләр буенча “Татар егете-2020” җиңүчесе итеп Масловка авылы егете Фәнис Гайнетдинов танылды.

Бәйгенең төп максаты иҗади сәләтләрне үстерү, яшьләрнең талантын  күрсәтү булса, шул ук вакытта мондый кичәләр телне саклау, туган телдә аралашу, милли йолаларны белү һәм аларны үсеп килүче яшь буынга тапшыру өчен дә уздырыла. Тамашачы бу көнне татар егетенең тәрбияле булуын, тыйнаклыгын, эш сөючәнлеген дә күрде. Һәм жюри куйган бәяләмә белән тулысынча килеште.

Фәрвәз КАЮМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X