Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исерек килеш машина йөртүчеләр өчен яңа чара кертергә тәкъдим иттеләр

Депутат штраф суммасы күләмендә акча түләп, машинаны шул ук көнне кайтарып алу мөмкинлеген булдырырга кирәк дип саный.

  Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Вячеслав Лысаков машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәсен өчен, "исерек килеш машина йөрткән өчен" залог турындагы закон проектын тәкъдим итте. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

"Исерек килеш машина йөрткән өчен" залог турындагы законны кабул итәргә кирәк. Аны Юстиция министрлыгы әзерләде. Без бу законны кабул иттек диярлек, әмма акча әйләнешен ачыклау өчен киңәшләшергә булдык", - диде Лысаков журналистларга дүшәмбе көнне.

Хәзерге вакытта "исерек килеш машина йөрткән өчен" 30 мең сум штраф салына һәм машина йөртүчене ел ярым-ике елга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәләр. "Әгәр аны "исерек хәлдә йөргән өчен" бары машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итсәләр, ул үз кесәсеннән акча чыгармаса, бу аны яңадан шул хәлдә юлга чыгудан тыймый", - ди Лысаков.

Яңа закон проекты буенча, автомобиль тоткарланганда һәм исерек килеш йөртү факты буенча административ эш кузгатылганда, "штраф суммасы күләмендә акча түләп, машинаны шул ук көнне кайтарып алу мөмкинлеге" булдыру тәкъдим ителә, диде депутат.

"Ягъни син 30 мең түлисең һәм автомобилеңне алып китәсең. Әгәр суд карары синең файдага булса, тик мондый очрак бик сирәк була, акчаны сиңа кайтаралар. Суд карары кабул ителгән һәм сине идарә хокукыннан мәхрүм итәләр, гаепле дип таныйлар икән, бу акчалар автомат рәвештә төбәк бюджетына бара", - ди Лысаков.

Аның фикеренчә, бу чара машина йөртүчене законга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренә дөрес мөнәсәбәт булдыруга этәрәчәк. "Әлеге закон проектын хәтта Административ хокук бозулар кодексының яңа редакциясеннән алданрак кабул итәргә кирәк", - дип саный депутат.

Фото: pixabay.com/ru

 

 http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/iserek-kilesh-mashina-yrtchelr-chen-yaa-chara-kerterg-tkdim-ittelr

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X