Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иртәгә Татарстан тулысынча цифрлы эфир телетапшыруларына күчә

8-800-222-87-16 номерына шалтыратып, цифрлы җиһазлар урнаштыру өчен өйгә волонтер чакыртырга мөмкин.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). 14 октябрьдә Татарстан тулысынча цифрлы эфир телетапшыруларына күчәчәк. Бу турыда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

2019 елда Россия цифрлы эфир телетапшыруларына аналогтан этаплап күчүне гамәлгә ашыра. Беренче булып яңа форматка Тверь өлкәсе күчте, 11 февральдә аңа илнең тагын җиде төбәге кушылды.

Икенче дулкын кысаларында 15 апрельдә аналог телевидениесен өзү Россиянең 20 субъектында, шул исәптән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дә булды.

3 июньдә тагын 36 төбәк күчте. Татарстан Республикасында һәм илнең тагын 20 төбәгендә федераль телеканалларны 14 октябрьдә сүндерәчәкләр, бу масштаблы проектның финал ноктасы булачак.

Республика халкына аналог сигналын сүндерүгә әзер булу-булмавын тикшерергә кирәк. Татарстанда кайнар элемтә эшли: 8-800-222-87-16, аның буенча консультация алырга яки цифрлы җиһазлар урнаштыру өчен өйгә волонтер чакыртырга мөмкин. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/13/195224/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса