Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирина Миличихина: "Халык сәламәтлеге - беренче урында"

 Районда эш урыннарында санитар-гигиена таләпләрен тикшерү һәм үтәү буенча махсус комиссия эшли.

  Бу атна башында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Миличихина һәм район башкарма комитетының инвестицияләр җәлеп итү бүлеге баш белгече Кристина Шлыкова Анатыш, Рус Әшнәге, Масловка, Олы Әшнәк, Корноухово, Яңа Ырга, Югары Ырга, Трой-Урай, Гремячка һәм Урахча авылларында булдылар. Комиссия, беренче чиратта, почта бүлекчәләре хезмәткәрләрен, сатучыларны шәхси саклану чаралары, куллар өчен антисептиклы дозаторлар, шулай ук җиһаз өслекләрен һәм биналарны чиста тоту өчен дезинфекция чаралары, персоналның тән температурасын үлчәүне, җыештыру, җилләтүләр үткәрү турында билге ясалган журналлар һәм графиклар белән тәэмин ителеше, сатып алучылар һәм килүчеләрне шәхси саклану чаралары, социаль дистанцияне саклау турындагы белдерүләр һәм башка мәсьәләләрне тикшерде.

Бу көнне тикшерелгән барлык объектларда да хокук бозулар ачыкланды. Хезмәткәрләр өчен битлек һәм перчаткалар җитәрлек түгел, кулларны эшкәртү өчен кулланыла торган антисептиклы дозаторларда атамасы күрсәтелмәгән, тәрәзәләр ачылмый, температураны үлчәү, биналарны, өслекләрне эшкәртү графиклары, коронавирус йогышын профилактикалау буенча белешмәләр, дезинфекция чараларын ничек куллану ысулы, яраклылык вакыты күрсәтелмәгән.

Авыл җирлекләренең берсендә, комиссия Казаннан килгән кешеләрнең санитар кагыйдәләрне үтәмичә генә урамда азык-төлек (казылык эшләнмәләре, атланмай, сыр һәм башка товарлар) сатуларына юлыкты. Авыл җирлеге башлыгы белән җитди сөйләшүдән соң, товар сату туктатылды һәм сәүдәгәрләр китәргә мәҗбүр булдылар.

Авыл район үзәгеннән ерак урнашкан саен, тәртип бозулар да күбрәк ачыклана. Әйтик, Яңа Ырга һәм Шетнево-Тулуш авылларындагы бер шәхси эшмәкәр кибетләрендә коронавирус йогышын профилактикалау буенча таләпләр генә түгел, ә гади генә санитар-гигиена кагыйдәләре дә үтәлми. Иң аянычы шунда, агулы химикатлар янындагы киштәләрдә азык-төлек продуктлары урнашкан. Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Миличихина бу уңайдан авыл җирлеге башлыгына  кисәтү ясады.

Кайбер кибетләрдә һәм почта бүлекчәләрендә хезмәткәрләрнең температурасы көнгә бер тапкыр үлчәнә, биналарны эшкәртү өчен дезинфекция чаралары моның өчен билгеләнмәгән савытларда яки полиэтилен пакетларда саклана. Куллану вакытлары чыкканнары да бар. Кулланылган шәхси саклану чараларын утильләштерү буенча таләпләр үтәлми.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча аңлату эшләре алып барылды һәм барлык җитешсезлекләрне кыска вакыт аралыгында бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса