Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирекле иминият кертемнәренә банк комиссиясе салмаска тәкъдим итәләр

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов россиялеләрнең, үзмәшгуль кешеләрне дә кертеп, ирекле иминият кертемнәрен банк комиссияләреннән азат итәргә тәкъдим итте. Закон проектын парламентның түбән палатасына ел ахырына кадәр кертү планлаштырыла. Бу хакта депутат «Татар-информ» корреспондентына сөйләде.

«Үзмәшгуль кешеләрнең кайберләре, киләчәге турында уйлап, үзләренең пенсия хокукларын формалаштыра. Алар Пенсия фонды белән килешү төзи һәм үзләренең пенсия хокукларын формалаштыру өчен ай саен зур булмаган сумманы күчерә. Әмма моны эшләгәндә банк комиссия ала. Без моны гаделсезлек дип саныйбыз һәм банкларга ул зур табыш та китерми, ә кешеләр өчен ниндидер каршылыкка әверелә», - диде Фәррахов.

Парламентарий шулай ук дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына кертемнәрне дә банк комиссияләреннән азат итәргә тәкъдим итә. Бу ирекле пенсияләр үсешенә һәм үзмәшгульләр үзләренең пенсия хокукларын формалаштырырга ярдәм итәчәк, дип саный Татарстан Дәүләт Советы депутаты.

 

Россиялеләрнең кайбер категорияләре, үзмәшгуль кешеләрне дә кертеп, мәҗбүри социаль иминияткә туры килми. Алар өчен иминият кертемнәре күчерелми, шуңа күрә алар киләчәктә пенсия формалаштыру өчен иминият кертемнәрен ирекле рәвештә күчерә ала. Югыйсә, бу категория россиялеләр бары социаль пенсия генә алачак. Бүгенге көндә Россия буенча уртача социаль пенсия күләме якынча 9 мең сум тәшкил итә.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/11/196754/

источник http://zamansulyshy.ru/news/resmi-bulek/irekle-iminiyat-kertemnren-bank-komissiyase-salmaska-tkdim-itlr

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса