Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак"

Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.

 Районыбызның баш архитекторы Ирек Хәмидуллинның хәбәр итүенә караганда, бу елда Балык Бистәсе-Корноухово юлына капиталь ремонт, ә инде Балык Бистәсе-Яншык - Кече Укмас юлларында төзекләндерү эшләре башкарылачак. Бу  эшләр өчен  барлыгы бюджеттан 320 миллион сум акча каралган. Шулай ук район үзәгендә дә  күп төрле милли проектлар нигезендә  юллар төзекләндереләчәк, аерым участокларга вак таш түшәләчәк, район эчендәге юлларга җәяүлеләр өчен билгеләр урнаштырылачак һәм әлбәттә инде, юлларда хасил булган чокырларны ямау эшләрен башкарып чыгу да күздә тотыла. Боларның барысы 56 миллион сумга төшәргә мөмкин диләр, район архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге хезмәткәрләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса