Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ир кеше оекбаш иснәп, реанимациягә эләккән

Кытай кешесенең салган оекбашын иснәү гадәте аяныч нәтиҗәгә китергән. Ул үпкәсенә гөмбәчекләр күчеп, хастаханәгә озатылган, дип яза Apple Daily басмасы. 

Фуцзянь провинциясендә яшәгән Пэн фамилияле ир кеше ютәл һәм күкрәк турысында авыртулар булудан зарланып, табибка килгән. Ләкин аңа табиб билгеләгән дәвалау курсы булышмаган, хәле, киресенчә, тагын да начараеп кына киткән һәм аны хастаханәгә салганнар. Рентген ясаганнан соң, аның үпкәсен гөмбәчекләр зарарлавы ачыкланган.

Баласы туганнан соң еш кына йокысыз төннәр уздырырга туры килгәнлектән ир кешенең иммунитеты какшап киткән булган. Ә аның салган оекбашын иснәү гадәте көтелмәгән зыян салган: оекбаштагы гөмбә споралары иснәгәндә үпкәгә эләгеп, шунда үрчегәннәр.

Шулай итеп, уйламаган җирдән ир кеше реанимациягә эләккән. Аңа тиешле дәвалау курсы сайлаганнан соң, хәле яхшырып киткән, әмма әле ул бөтенләй терелеп бетмәгән.

Фото: pixabay.com

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ir-keshe-oekbash-isnp-reanimatsiya-elkkn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса