Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җир җиләге кайнатмасыннан пирог

Мондый бәлешне башка кайнатмалардан да пешереп була.

Камыр өчен:

100 г сөт,

2 йомырка,

100 г шикәр комы,

100 г ак май,

250-300 г он,

1 бал калагы сода,

кирәгенчә тоз.

Савытка йомырка, сөт, шикәр комы, эретелгән атланмай, сода, тозны бергә яхшылап болгатырга. Камыр каймактан куерак булырга тиеш. Барлыкка килгән массага 300 грамм җир җиләге кайнатмасы салып, тагын болгатырга.

Табаны майларга, камырны шунда бушатырга, тигезләргә һәм 50-60 минутка газ мичендә пешерергә кирәк.

Пешеп чыккач, бәлеш өстенә шикәр оны сибәргә.

Мондый пирогны башка кайнатмалардан да пешереп була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса