Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалидлар декадасы уңаеннан районда түбәндәге чаралар узачак

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен

 Инвалидлар декадасы уңаеннан районда түбәндәге чаралар узачак:

1 декабрь - физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен азык-төлек товарларын җыю һәм тапшыру буенча «Игелек кәрҗине» акциясе старт алачак. Кәрҗиннәр "Кайнар икмәк" кибетендә урнаштырылган. Акция 10 декабрьгә кадәр бара.

2 декабрь - «Без бер-беребезгә кирәк» акциясе - инвалидлар һәм физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләренә бару.  Яңа Арыш авылында мобиль бригада эшләячәк. Башлана 10.00 сәгатьтә.

3 декабрь – иртәнге 8 сәгатьтә район мәдәният йорты янында сәнәгать һәм азык - төлек товарлары ярминкәсе, район мәдәният йортында «Дөньяны игелек саклый» бәйрәм концерты булачак. Башлана 10.00 сәгатьтә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең эшләреннән «Мин һәм иҗат» декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырыла. 9.00 сәгатьтә мәдәният йортында чәй эчертү булачак.

Район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Игелек елмаюы" күңел ачу программасы. Башлана 14.00 сәгатьтә.

27 ноябрь һәм 3 декабрьдә 8:00 сәгатьтә район башкарма комитет бинасында «Ак чәчәкләр» хәйрия акциясе.

6 декабрь – «Язмышны җиңгән кеше»  циклыннан гениаль әсәрләр иҗат иткән композитор Людвиг Бетховен әсәрләрен башкару. Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгышлары. Башлана 15.00 сәгатьтә.

7 декабрь - инвалидлар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе. Социаль яклау бүлеге бинасы. Башлана 10.00 сәгатьтә.

8 декабрь - «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында бассейнга бушлай йөрү 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.

9 декабрь - мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында «Паралимпия уеннары»дигән спорт чарасы үткәрү. Районның белем бирү оешмалары. Башлана 14.00 сәгатьтә.

10 декабрь - район мәдәният йортында инвалидлар декадасы кысаларында "Уңышка юл"(«Яңарыш» студиясе)  мастер-класс. Башлана 14.00 сәгатьтә.

 

1-10 нчы декабрь көннәрендә  инвалидлыкны раслаучы тиешле документ булганда Балык Бистәсе таксистлары (89872353481- Илгиз, 89520456050 - Раил, 89178745674 - Рамил, 89270346277 - Хәлил,  89172564862 - Мансур, 89869331688 - Гайса) һәм чәчтарашлар Елена Антонова (89196959784), Айгөл Вахитова (89600332700) хезмәт күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса