Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инсультның өч билгесен белү кирәк!

Инсульт булганда кисәк кенә кан басымы күтәрелә, күз күреме начарлана, әйберләр ике булып күренергә мөмкин. Битнең яки тәннең бер ягы оегандай тоела, кисәк кенә баш өянәге башлана. Инсульт һөҗүм иткән якыннарыгызга тиз арада ярдәм күрсәтим дисәгез, аның өч төп билгесен истә калдырыгыз.

Инсультмы-түгемле икәнлеген белү өчен авыруга елмаерга, сөйләшергә һәм ике кулын күтәреп карарга кушыгыз. Инсульт булганда елмаю "кыек" булырга мөмкин, чөнки бер якның мускуллары "тыңламый" башлаячак. Кеше үз исемен дә әйтә алмаска мөмкин. Инсульт кичерүче ике кулын бертигез итеп күтәрә алмас. Әлеге билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк.

Автор: Миләүшә Латыйпова

http://kiziltan.rbsmi.ru

фото из открытых источников

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса