Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иминият булмаган периодлар хезмәт стажына һәм пенсия күләменә кертелә.

 Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.

 Алай гына да түгел, әлеге периодның һәр елы өчен караучыга аерым бал исәпләнә. Мисал өчен, беренче бала караган өчен – 1,8 балл, икенчесенә – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче бала тәрбияләп, өйдә утырган ел өчен – 5,4 балл, чакыру буенча һәрби хезмәтнең һәр елы өчен 1,8 балл кушыла.

Әлеге периодлар стажга керсен өчен гражданнарның моңа кадәр һәм аннан соң хезмәт стажы булырга тиеш. Аның күпме булуы мөһим түгел. Пенсия билгеләгәндә хезмәт стажын исәпләү тәртибендә бернинди үзгәрешләр юк. Татарстан Республикасында иминият пенсиясе билгеләгәндә иминият булмаган чорларны төшереп калдыру очраклары төркәлмәгән.

Игътибар! 2019 елдан картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгуның яңа мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен иминият стажының күп булуы зарур: ир-атлар өчен стаж – 42, хатын-кызлар өчен – 37 елдан да ким булмаска тиеш . Әлеге норма пенсия яше җиткәнче ике ел алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә, әмма моның өчен ир-атларга – 60, хатын-кызга – 55 яшь тулган булырга тиеш. Бу очракта стажга бары эшләгән чор һәм вакытлыча эшкә яраксыз булган айлар гына кертелә. Бала үстергән һәм хәрби хезмәттә булган еллар исәпкә алынмый. Әмма бу һәм башка шундый периодлар (мәсәлән, хезмәткә яраксыз затны караган, хәрби хезмәткәр хатынының эшкә урнашырга мөмкинлек булмаган җирдә яшәгән еллар) пенсион баллар белән бәяләнә һәм пенсия күләмен билгеләгәндә иминият стажына кертелә. Шуңа күрә, гражданнарның барлык пенсион хокуклары стаж өчен пенсия билгеләгәндә саклана: аларның кайберләре пенсия билгеләүгә хокукны бәяләгәндә, икенчеләре пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алына.

«Бары Россия Пенсия фондының рәсми сайтында һәм аның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында урнаштырылган мәгълуматларга гына ышанырга кирәк», - ди Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

 

https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

 

news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X